Буаның "Гармония" үзәге белгечләре яшүсмерләрне психологик манипуляция алымнары белән таныштырдылар

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Буаның "Гармония" үзәге  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр укый торган шәһәр мәктәп-гимназиясендә "Ничек итеп чит кешенең йогынтысына бирелмәскә" дигән чара уздырганнар. Әлеге чараның төп максаты яшүсмерләрне психологик манипуляция алымнары белән таныштырудан гыйбарәт булган.
Чара барышында белгечләр күп кенә кызыклы методлар кулланганнар.  Алар сүзләренә караганда, мондый чаралар яшүсмерләргә киләчәктә үзләренә ышану уятырга, үзләрен билгеләү проблемасын уңышлы чишәргә ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International