ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Лаеш районында "Россиянең чаңгы юлы - 2015" дигән массакүләм чаңгы ярышы уздырылган.
Патриотик тәрбия бирү һәм караучысызлыкны кисәтү кысаларында Авитөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Айвазов флоты" күргәзмәсенә баруны оештырганнар. Бу чара  хәйрия максатларыннан уздырылган.
Шушы көннәрдә Азнакай район сырхауханәсенең "Кызыл почмагында" район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашу узган.
Шушы көннәрдә Кукмараның "Тылсым" үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чара узган.
Шушы көннәрдә Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Буаның туган якны өйрәнү музеена эскурсия оештырганнар.

6
февраль, 2015 ел
җомга
11 нче февральдә Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада шәһәрнең 7 предприятиесе вәкиле катнашкан. Алар арасында Әлмәт транспорт идарәсе»,  «АПОПАТ», ААҖ,  МУП «ГУАД», «МехСервис-НПО» ҖЧҖ,  «НКТ-Сервис» ҖЧҖ, «Тмс-Трубопроводсервис» ҖЧҖ, «Татнефть-РНО-МехСервис» ҖЧҖләре бар.
Зәйнең "Радость" үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүнең яңа методларын кертәләр.
Шушы көннәрдә Балтач районында балигъ булмаганнар арасында  деструктив тотышны кисәтү  буенча ведомствоара эш кысаларында зона семинары узган.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Һөнәрләр калейдоскобы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр эшли башлаган. Аның беренче тамашачылары "Дельфин" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International