Зәйнең "Радость" үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүнең яңа методларын кертәләр

2015 елның 6 феврале, җомга
Зәйнең "Радость" үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүнең яңа методларын кертәләр. Биредә пилатес техникасын үзләштерә башлаганнар. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге система тән мускулларын ныгыта, сыгылмалылыкны арттыра, гомуми физик халәтне яхшырта.
Дәресләрдә йомшак кына музыка яңгырап тора, өлкәннәр гимнастика ясыйлар. Аннан соң алар арка мускулларын чыныктыруга, төз гәүдә булдыруга күнегүләр эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International