ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече "Дуслык" дигән тренинг чарасы уздырган.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан V Республика яшьләр форумы уздырыла. Форум 10 тематик мәйданда узачак.
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан районның эш бирүчеләре белән киңәшмә уздырылган.
"Тилертә торган үлем" дигән кисәтү чарасын  шушы көннәрдә Арчаның "Шәфкать үзәге" белгече Гүзәл Дәүләтбаева  уздырган. 7 нче мәктәптә үткән наркотикларның зыяны турында әлеге сөйләшүдә 11-12 яшьлек 23 яшүсмер катнашкан.
"Каршыга адымнар" клубы кысаларында уздырыла торган даими очрашуларның берсендә Азнакай халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алдына шундый сорау куйганнар - янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтисезме? 
Буаның "Гармония" үзәге  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр укый торган шәһәр мәктәп-гимназиясендә "Ничек итеп чит кешенең йогынтысына бирелмәскә" дигән чара уздырганнар.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре патриотик тәрбиягә багышланган чара уздырганнар. Алар Нәфис Галләмов исемендәге махсус гомуми  белем бирү мәктәбендә укучылар янына килгәннәр.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 30 нчы гыйнвардан 6 нчы февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбиләүче гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен кертү буенча семинар узды.
Лаеш районында "Россиянең чаңгы юлы - 2015" дигән массакүләм чаңгы ярышы уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International