Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш ярминкәсе узган

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада шәһәрнең 7 предприятиесе вәкиле катнашкан. Алар арасында Әлмәт транспорт идарәсе»,  «АПОПАТ», ААҖ,  МУП «ГУАД», «МехСервис-НПО» ҖЧҖ,  «НКТ-Сервис» ҖЧҖ, «Тмс-Трубопроводсервис» ҖЧҖ, «Татнефть-РНО-МехСервис» ҖЧҖләре бар.
Ярминкәдә катнашучылар предприятиеләрнең вакансияләре белән танышканнар, сорауларына җаваплар алганнар. Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре  эш шартлары, кандидатларга таләпләр турында сөйләгәннәр.
Эшсез гражданнарга 230 дан артык вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 199 кеше килгән, 27 кеше курсларда белем алырга теләк белдергән. 3 кешегә эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International