V Республика яшьләр форумы башланып китте

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан V Республика яшьләр форумы уздырыла. Форум 10 тематик мәйданда узачак. Әлеге чарада 16-30 яшьлек (35 яшькә кадәр булган яшь галимнәр) талантлы яшьләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активлары катнаша ала.
Иң яхшы проект һәм идеяләр форумның финал күргәзмәсендә  ТР җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк һәм профильле министрлыклар тарафыннан  киләчәктә ярдәм күрсәтү өчен карарлар исемлегенә кертеләчәк.
Форум турында мәгълүмат алу өчен әлеге сылтама аша узыгыз: http://forumtatarstan.ru/files/info.zip.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон:
8 (843) 259-40-29.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International