Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре яңа социаль проектны тормышка ашыралар

2015 елның 10 апреле, җомга
Алабуганың "Доверие" үзәге белгечләре яңа социаль проектны тормышка ашыралар. Ул анти-кафе "7я" дип атала. Бу гадәти кафеларга бик яхшы альтернатива, ди белгечләр.
Аның эшчәнлеге гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, "ата-ана - бала"  системасында көч кулланмыйча аралашу мәдәниятен формалаштыру, ата-аналарны укуыту һәм гаиләләрнең уртак ял итүен булдыру юлы белән имин гаилә моделен тудыруда ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Биредә гадәти ашлар урынына аралашуның  актив формалары тәкъдим ителә: мастер-класслар, кызыклы уеннар, фильмнар карау, алар буенча фикер алышу, психологик тренинглар. Ә барысын да җимерә торган хәмер урынына исә биредә сәламәтлеккә файдалы витаминлы чәй тәкъдим итәләр.
Проектның партнеры -   «Time House» антикафесы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International