Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә интерактив чара узган

2015 елның 10 апреле, җомга
Тукай районы "Шәфкать" комплекслы үзәгендә "куркынычсызлык һәм балалар" дигән интерактив чара узган. Биредә төрле категориягә караучы гаиләләрдән 18 балигъ булмаган яшүсмер катнашкан. Балаларга бу көнне урамда, янгын вакытында, юлда, таныш булмаган кешеләр, хуҗасыз урам этләре белән очрашкан чакта куркынычсызлык кагыйдәләре турында видеороликлар күрсәткәннәр. Ахырда исә балалар төрле ситуацияләр тудырып, алар буенча эш планы төзеп караганнар. Барысы да куелган бурычларны үти алганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International