Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларга мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча чара узган

2015 елның 10 апреле, җомга
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларга мәрхәмәтсез карашны кисәтү һәм халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көнен билгеләү максатыннан "Ничек мөстәкыйль булырга?" дигән чара узган.  Чараның максаты  яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрне арт-терапия ысуллары аша билгеләүдән гыйбарәт булган.
Башта балалар үзләренең мөстәкыйльлек дәрәҗәләрен билгеләүгә тест эшләгәннәр.  Аннан соң курчак театры ярдәмендә яшьтәшләре арасында мөнәсәбәтләргә кагылган ситуацияләрне уйнап күрсәткәннәр. Уен барышында балаларга шул аңлашылган:  бер ситуациядә дә ялгызың калырга, эчкә бикләнергә карамый, әти-әни, туганнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Мондый мөмкинлек юк икән, шәһәрдә ышаныч телефоны эшли. Бу телефонга чылтыратып, зарыңны сөйләргә, ярдәм сорарга була. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International