Бүген Министрлык тарафыннан фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара уздырыла

2015 елның 10 апреле, җомга
Бүген, 13.00 сәгатьтә,  Министрлык тарафыннан фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара уздырыла. Чара Казанның Вахитов районында урнашкан 80 нче татар-рус мәктәбендә үтә. Биредә 85 ветеран - рәисләре Рәхилә Абдуллина җитәкчелегендә инвалидлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре - элеккеге фашизм тоткыннары катнаша.  Шулай ук чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова да булачак.
Чара барышында "Буйсынмаганнар" дигән истәлекле медальләр дә тапшыралачак. Аларны элеккеге  фашизм тоткыннары - Икенче Бөтендөнья сугышы елларында үлем лагерьләре дәһшәте аша узып, исән калганнарга бирәләр.
Билгеләп үтик, 11 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International