ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Кукмара мәдәният йортында автор-башкаручы Нурсил Шәймәрданов тарафыннан оештырылган хәйрия концерты узган. Ул инвалид балалар Илгинә Закирҗанова һәм Рамазан Мөхәммәтҗановка дәвалануга ача җыю максатыннан үткәрелгән.
Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында Пасха бәйрәменә багышланган чара уздырылган.
Шушы көннәрдә Алабуганың "Астра" үзәге карамагындагы балалар үзләренең хокукларын арт-объект сыйфатында гәүдәләндереп караганнар. Алар киез һәм фетрдан дивар панносы ясаган.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Хезмәтне саклау һәм шартлар тудыру буенча сорауларны пропагандалау, хезмәт иминлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, шулай ук  эш урыннарында имин (куркынычсыз) хезмәт шартларын тудыру буенча сорауларга игътибарны җәлеп итү  максаты белән 2014 елның август аенда РФның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау һәм шартлар тудыру өлкәсендә алып барылган эшләрне иң яхшы оештыру буенча Бөтенроссия“Уңыш һәм иминлек” конкурсы игълан  ителде.

Мөслим районында яшәүче  тыл хезмәтчәне Энҗе Ханнанова  90 яшьлек юбилеен  билгеләп үткән. Райондагы традиция буенча, аны тәбрикләргә район Советы вәкилләре, социаль яклау бүлеге башлыгы килгәннәр.
Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында  балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән "Бала хокукларын яклаучы кануннар" дигән темага  җыелыш үткән. Бу чара "Куркынычсыз балачак" дигән проект кысаларында узган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 6 нчы апрельдән 10 нчы апрельгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 3 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итүгә багышланган чара узган.
Буаның "Гармония" үзәгендә ватанпәрвәрлек хисен формалаштыру уңаеннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара узган.
Карамактагы балалар туган якны өйрәнү  музеена барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International