Татарстан Республикасы РФ Россиякүләм субъектлар рейтингында хезмәтне саклау дәүләт идарәсенең эффективлыгы буенча икенче урын алды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Хезмәтне саклау һәм шартлар тудыру буенча сорауларны пропагандалау, хезмәт иминлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, шулай ук  эш урыннарында имин (куркынычсыз) хезмәт шартларын тудыру буенча сорауларга игътибарны җәлеп итү  максаты белән 2014 елның август аенда РФның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау һәм шартлар тудыру өлкәсендә алып барылган эшләрне иң яхшы оештыру буенча Бөтенроссия“Уңыш һәм иминлек” конкурсы игълан  ителде.

Конкурсны үткәрү шартлары булып 3 катнашу дәрәҗәсе каралган иде.

ТР барлык конкурс дәрәҗәләрендә дә катнашкан иде. Республиканың 134 предприятиесе катнашу өчен гариза язган.

Җиңүчләрне бүләкләү тантанасы 15 нче апрельдә Сочида узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International