Түбән Каманың "Балкыш" приютында балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән җыелыш узган

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында  балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән "Бала хокукларын яклаучы кануннар" дигән темага  җыелыш үткән. Бу чара "Куркынычсыз балачак" дигән проект кысаларында узган.
Җыелышка 18 баланың әти-әнисе килгән. Алар каршында приют белгечләре чыгыш ясаган. Шулай ук аларга "Россиядә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче федераль законның төп маддәләре турында да сөйләгәннәр.
Ахырда бөтен кеше бергәләп "Балкыш" приюты белгечләре әзерләгән "Мәхәббәт балалар күзе белән" дигән фильм караган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International