Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 6 нчы апрельдән 10 нчы апрельгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 3 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Авыр җәрәхәтләргә китергән бәхетсезлек очраклары Казан дары заводында, Казанның "Смарт Инжиниринг", Яр Чаллының «Татэм-НЧ»  җәмгыятьләрендә теркәлгән.

Төркемле бәхетсезлек очрагы Яр Чаллыда урнашкан «Спецпокрытие-НЧ» ҖЧҖдә булган.

Хәзерге вакытта тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International