Кукмараның "Милосердие" үзәге белгечләре хәйрия чарасында катнашканнар

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Кукмара мәдәният йортында автор-башкаручы Нурсил Шәймәрданов тарафыннан оештырылган хәйрия концерты узган. Ул инвалид балалар Илгинә Закирҗанова һәм Рамазан Мөхәммәтҗановка дәвалануга ача җыю максатыннан үткәрелгән.
Кукмараның "Милосердие" үзәге белгечләре бу хәйрия чарасы вакытында инвалид балалар куллары белән ясалган иҗади эшләрдән күргәзмә оештырганнар. 
Хәйрия концертында җыелган барлык акчалар - 36200 сум - балаларның ата-аналарына бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International