Алабуганың "Астра" үзәге карамагындагы балалар сәләтләрен ачалар

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Алабуганың "Астра" үзәге карамагындагы балалар үзләренең хокукларын арт-объект сыйфатында гәүдәләндереп караганнар. Алар киез һәм фетрдан дивар панносы ясаган. Бу панно дөнья халыкларының тыныч яшәвен, толерантлык һәм үзара килешү идеясен алга куя. Анда төрле милләт, раса балалары ясалган. Аларны бер үк хокуклар берләштерә.
Балаларның иҗат җимешләре "Бала хокуклары - гомуми мәсьәлә" дигән арт-акциядә тәкъдим ителәчәк. Аны авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм Фонды оештырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International