Балтачның “Наз” үзәге карамагындагы балалар “Мин яратылырга хокуклы” республикакүләм конкурсында катнашты

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “Я имею право на любовь”  -  “Мин яратылырга хокуклы” республикакүләм балалар рәсем конкурсының нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды. Анда Балтач районыннан 5 бала катнашты.

Татарстан Республикасының  кеше хокуклары  буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская балаларга дипломнар һәм “Ашан” кибетләр челтәре әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Балалар белән кеше хокуклары турында кызыклы әңгәмә уздырды, табышмаклар әйтте. Чарадан соң балалар “ФАН24” күңел ачу комплексында булдылар, бәйрәм “Траттория”  ресторанында тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International