Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,85%ны тәшкил итә

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 26 нчы майга республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17431 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 261  кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде һәм бүгенге көндә 0,85% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33486  га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2886  эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 836   кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 412 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән.  128 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International