Түбән Каманың “Веста” үзәгендә сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән чара үткәрелгән

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре “Жизнь без наркотиков!” акциясе кысаларында социаль хезмәттә мохтаҗ гаиләләрнең балалары арасында чара үткәрде. Чараның максаты  - сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, тартуга начар мөнәсәбәт формалаштыру.
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова  5-9 яшьлек балалар өчен  “Яшәүгә әйе!” чарасы уздырды.
Балалар әлеге зыянлы гадәткә карата начар мөнәсәбәтләрен асфальтка рәсемнәр ясап белдерде һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барачакларына ышандырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International