Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре республика антинаркотик айлык кысаларында чара үткәрде

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
    Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ведомствоара патронатта торучы балалар өчен “Жизнь без наркотиков”  республика антинаркотик айлыгына багышланган чаралар рәте узды.
    Тамашачы белән сөйләшү әңгәмә рәвешендә барды, балалар үзләрен борчыган сорауларга җавап алды. Наркотиклар зыяны турында профилактикалау фильмы күрсәтелде.
    Дәрестән соң балалар “Сломай сигарету - пока сигарета не сломала тебя” акциясен уздырды, алар узып баручылардан тәмәкене кәнфиткә алмаштырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International