10 июньдә ТР Дәүләт советы утырышында “Парламент сәгате” кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү законын гамәлгә ашырылуы турында доклад белән чыгыш ясады.
Министр билгеләп үткәнчә, «Об основах социального обслуживания граждан в Российской Федерации» законы үз көченә керүе белән эш тармагының берничә яңа принцибы кертелде, алар арасында – социаль хезмәтне күрсәтү, формалаштыру һәм тормышка ашыру индивидуаль программасы, социаль хезмәтләр күрсәтүнең һәр конкрет алучыга, билгеләүгә карата бердәм таләпләрне булдыру.
Законның мөһим элементлары булып өлкәнең социаль хезмәт күрсәтү хисабында хезмәт алучыларның регистрын булдыру һәм тәэмин итеп торучы хезмәтнең регистры барлыгы булып тора.
"Татарстан республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны билгеләү өчен нигезләнмә исемлеге киңәйтелде, мәсәлән алар ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр, кораллы милләтара конфликтларда зыян күргәннәргә дә социаль хезмәт тәкъдим итү каралган” – дип билгеләп үтте Элмира Зарипова. Әйтергә кирәк, әлеге карар буенча елның 1 кварталында 401 граждан социаль хезмәт алдылар, шуларның 390ны "Адмирал"сәүдә комплексындагы янгыннан зыян күргән кеше.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән бер ел дәвамында "домашнее визитирование" дигән яңа метод уңышлы кулланыла. Федераль законнарда бу гражданнар өчен яңа төр социаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе. Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада 14 888 инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яши, аларның 1632 даими күзәтүгә мохтаҗ.
Докладта шулай ук алга таба дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү турында мәгълүмат яңгырады. Хәзерге вакытта Министрлык 3 социаль хезмәтләр белән тәэмин итүче дәүләтнеке булмаган оешмалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора, шул ук вакытта ассигнованиеләрнең гомуми күләме ел дәвамында 80 миллион сум тәшкил итә.