Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре Кәкре-Елга авылына мобиль мәшгульлек үзәге белән чыктылар. Әлеге чараның максаты- югары сыйныф укучыларына профориентацион ярдәм күрсәтү.
Укучылар белән профориентацион әңгәмә барышында профессияне дөрес сайлау, Татарстан Республикасында урнашкан уку йортлар, хезмәт базарында соралган профессияләргә аеруча басым ясалды. Шулай ук, заманча технологияләнгән компьютерлар ярдәмендә профориентацион тестлар уздырылды.