Шушы көннәрдә Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Орленок” сәламәтләндерү лагеренда “Дорога в мир профессий” дип аталган чара уздырды. Чара «Популяризация рабочих и инженерных профессий в Республике Татарстан на 2014-2020 годы» республика күләм программасы кысаларында узды.
Әлеге чарада 7 яшьтән 15 яшькәчә 80 бала катнашты. Катнашучылар белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар, мультфильм карадылар, табышмакларга җавап бирделәр.
Чара тәмамланганнан соң теләк белдерүчеләр эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисында компьютер тест үттеләр.