Бүген Алабуганың шәһәр мәдәният сараенда бәйрәм чарасы узды.
Тантананы шәһәр башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина ачып җибәрде. Ул игелекле хезмәт өчен хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алабуганың психоневрологик интернатында эшләүче шәфкать туташы Хәлимә Ахметзянова, Алабуганың “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Сәрия Фатыхова “Социаль-хезмәт өлкәсе отличнигы” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова да котлады.