Бүген Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Кайгыртучан куллар һәм изге йөрәк" дип исемләнгән бәйрәм үтте. Чара Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган иде.
Түбән Каманың "Веста" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнарның рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан хәзрәт белән очрашу узган. Чарада барлыгы 12 бала катнашкан.
Бүген Тукай районының “Шафкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен “Үз-үзеңне сакла” дигән чара үткәрелде.
Бүген Балтач “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә юлда йөрү иминлеге буенча “Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция уздырдылар.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә урта-специаль белемнәре булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе түгәрәк өстәлдә күтәрелде.
Кукмараның "Милосердие" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә асфальтта “Солнечный круг” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы оештырылды.
Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты “Россия Федерациясендә Әтиләр көнен булдыру турында” темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре хатын-кызлар консультациясе әгъзалары белән берлектә “Йөклелек вакытында начар гадәтләрнең тәэсире” дигән чара уздырды.
Лаеш физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар Россия көнен билгеләп үткәннәр. Чарада Россия символлары белән танышканнар.