Түбән Каманың "Веста" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнарның рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан хәзрәт белән очрашу узган. Чарада барлыгы 12 бала катнашкан.
Хәзрәт аларга Илсам дине, аның кыйммәтләре, әхлак, әдәп, тормыш мәгънәсе турында сөйләгәннәр, урламаска, үтермәскә, тирә-юньне бозмаска өндәгәннәр.
Белгечләр сүзләренә караганда, дини конфессияләр белән үзара хезмәттәшлек балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү өлкәсендә бик зур һәм әһәмиятле алым булып тора.