Бүген Балтач “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә юлда йөрү иминлеге буенча “Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция уздырдылар.
Балалар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча 5 төрле станциядә төрле уеннар уйнадылар, мәсьәләләр чиштеләр. Бәйрәм дәвамында Балтач автомобиль инспекциясе исеменнән балаларга китаплар, буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Наз” үзәге белгечләре барлык килгән кунакларга җәй көннәрен файдалы үткәрү, янгын куркынычсызлыгы һәм 442 номеры Федераль закон буенча буклетлар таратты.