Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты “Россия Федерациясендә Әтиләр көнен булдыру турында” темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Фикер алышуда депутатлар, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, региональ кануннар җыелмасы, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Гаилә, хатын-кыз һәм балалар комитеты рәисе Е.Мизулина әлеге бәйрәмнең 38 төбәктә билгеләнеп үтүен һәм аны федераль дәрәҗәдә үткәрү өчен хокукый нигезләр булуын билгеләп үтте. Хөкүмәт боерыгы тарафыннан расланган Дәүләт гаилә сәясәт концепциясен тормышка ашыру буенча әзерләнгән чаралар планы Әтиләр көнен 2016 елның июненнән кертүне карый. Шушы вакытка кадәр бәйрәм итү концепциясе һәм бердәм дата буенча уртак фикергә килергә кирәк.
Берничә төбәктә Әтиләр көне июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләнә һәм АКШ инициативасы буенча билгеләнә торган халыкара көн белән туры килә. Федерациянең кайбер субъектларында Әтиләр көнен октябрьнең соңгы якшәмбесендә, ягъни Әниләр көненә кадәр бер ай вакыт кала билгеләп үтәләр. Башка территорияләрдә апрельнең беренче якшәмбесенә, 12-нче сентябрьгә (кенәз Александр Невскийны искә алу көненә), 25-нче октябрьгә (Дмитрий Донской туган көнгә) өстенлек бирелә.
Бердәм датаны сайлаган вакытта Е.Мизулина “үзебезнең геройларга” таянырга чакырды, киресе булган очракта үз илебезнең тарихын түгел, ә чит тарихны сөйләргә туры киләчәк.
Россиякүләм Әтиләр көнен кертүнең актив тарафдары депутат Александр Сидякин Россия җәмәгатьчелеге өчен аталарга игътибарны популярлаштыру зур әһәмияткә ия дип билгеләп үтте. А.Сидякин октябрь аеның өченче якшәмбесен кулай дата буларак тәкъдим итте.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының демографик сәясәт һәм халыкны социаль яклау департаменты директоры урынбасары Мария Антонова хәбәр иткәнчә, барлык төбәкләр дә катнашкан җәмәгатьчелек фикер алышуы нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавышлар бу бәйрәмне июнь аеның өченче якшәмбесе көнне үткәрү яклы. Икенче урында – октябрь аеның соңгы якшәмбесе.
“Түгәрәк өстәл” катнашучылары Әтиләр көнен уздыру буенча бердәм дата билгеләү белән уртак фикергә килә алмадылар, әмма күпчелек әлеге көнне елның җылы көннәрендә үткәрү яклы.