Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә урта-специаль белемнәре булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе түгәрәк өстәлдә күтәрелде.
Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкчесе Эльвера Резванова һәм Бөгелмә техник-төзелеш колледжы укытучылар катнашты.
Катнашучылар эш белән тәэмин итәргә ярдәм итүче программалар белән таныштылар.