Кукмараның “Тылсым” үзәгендә начар гадәтләрнең тәэсире турында сөйләделәр

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре хатын-кызлар консультациясе әгъзалары белән берлектә “Йөклелек вакытында начар гадәтләрнең тәэсире” дигән чара уздырды.

Оештыручылар булачак әниләргә начар гадәтләрнең йогынтысы, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында катнашучыларга буклетлар таратылды.

Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе кысаларында үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International