Бүген Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре инвалидлар өчен җиһазландырылган урыннарда эш бирүчеләрнең бурычларын үтәүләрен тикшерде.
Түбән Каманың 6нчы номерлы китапханә хезмәткәрләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайттылар
Алан авылында яшәүче Габделгани Нәҗиповка бүген 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, хәрби комиссия бүлеге җитәкчесе Васыйл Вәлиев, җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыятенең идарәчесе Миннегали Шакировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Бөекбританиядә яшәүче психик тайпылышлары булган өлкән яшьтәге затларга социаль хезмәт күрсәтү" темасы белән социаль ярдәм реформалар Россия-Европа Фонды директоры Тони Видмер чыгыш ясады.
Шушы көннәрдә "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар музыка мәктәбе бинасында Изге ана иконасы дини бәйрәмендә катнашты.