Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлмәтнең Кичүчат авылында инструктаж үткәрде

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәтнең "Опека" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр белгечләре Кичүчат  авылында булып кайтты. Әлеге чараның максаты балалар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрүдән гыйбарәт иде. Инструктаж балаларның көзге-кышкы чорда үз-үзләрен тоту,  сәламәтлек саклау буенча кагыйдәләрдән торды.
Ике күп балалы гаиләгә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга каршы җиһазлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International