Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Алан авылында  яшәүче Габделгани Нәҗиповка бүген 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш  авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, хәрби комиссия бүлеге җитәкчесе Васыйл Вәлиев, җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыятенең идарәчесе Миннегали Шакировлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны, хәрби комиссия бүлеге һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

          Габделгани абый тормышыбызның иминлеген, тынычлыгын саклаучы, чәчәк кебек вакытында ут эчендә ил өчен көрәшеп, җир йөзенә  яшәү яме бүләк итүче мөхтәрәм кешеләрнең берсе.

Бүгенге  көндә ул улы гаиләсендә яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International