2015 елның 5 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психолог-педагогы Шәтке авылы урта мәктәбендә “Сәләмәтлек-бәхет чыганагы” дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге дәрес арт-терапия методы буенча алып барылды. Бу метод бию, әкият һәм төрле уеннарга уралып үткәрелде.
Дәрескә 8-11 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар кунакны күтәренке кәеф белән озатып калды.