Түбән Каманың балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балкыш” приютында булып кайттылар

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың 6нчы номерлы китапханә хезмәткәрләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайттылар.

Дәрес эчтәлекле презентация карау белән башланып китте. Балалар үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы белән танышты, республикабыз нинди файдалы казылма бай булуын белде. Шулай ук алар читтән торып Алабуганың Иван Шишкин музеена күз салды, Свияжск турында слайдлар карады.

Приютта тәрбияләнүчеләр кызыклы дәрес өчен рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International