Лениногорск районында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненедә Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Бушлай юридик ярдәм ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүче затларга күрсәтеләчәк.

Очрашу түбәндәге адрес буенча узачак: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт. 2нче кабинет – киңәшче, кабинет 3,4 кабинетлар – белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International