ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Кама Тамагының "Богородский рай" социаль тернәкләндерү бүлегендә чираттагы  "Игелек чын йөрәктән" очрашуы узды.

Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балалар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. 

Бүген Лениногорскның "Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә "Ярдәм кулы суз" акциясе оештырды. 

Бүген Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “БИНК” үзәге белән берлектә хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмә уздырды. 

Алабуганың "Новый дом" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Так просто быть рядом!" акциясе уздырды.

10 декабрь Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Татарстан Республикасының  Кызыл китабы белән таныштырдылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шахмат һәм шашка буенча район ярышы үтте.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырды.

7 декабрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында адреслы ярдәм күрсәтүгә нигезләнеп социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүдә үзгәрешләргә кагылган пресс-конференция узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International