Бүген Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “БИНК” үзәге белән берлектә хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмә уздырды. Әлеге чарада төрле эшчәнлек тармакларына караучы предприятие вәкиле катнашты.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасында хезмәткә түләү өлкәсендәге ситуация, РФ Хезмәт Кодексына кертелгән үзгәрешләр, хезмәт инспекциясе тарафыннан табылган хокук бозулар, хезмәт базарындагы ситуация һ.б. турында сөйләшү узды.
Семинарда катнашучыларда күп кенә сораулар туды. Аларның һәрберсенә тәфсилле җаваплар бирелде.