Алабуганың "Новый дом" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Так просто быть рядом!" акциясе уздырды. Алар Халыкара инвалидлар көне уңаеннан шәһәр халкына махсус эшләнгән календарьләр таратты.
Социаль приютта "Кайгырту" тимурчылар отряды да оешты. Алар шәһәр халкына, ветераннарга ярдәм итәләр, төрле акцияләрдә катнашалар.