"Чын күңелдән изгелек" очрашуы Кама Тамагының "Богорский рай" үзәгендә узды

2015 елның 4 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Кама Тамагының "Богородский рай" социаль тернәкләндерү бүлегендә чираттагы  "Игелек чын йөрәктән" очрашуы узды. Анда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты. 

Очрашу башында котлау сүзләрен  Кама Тамагы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина җиткерде. Шулай ук район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина чыгыш ясады.

Үзәк психологы Маргарита Матвеева "Безнең хыял китабы" тренингы, "Тылсымлы сандык" викторинасы үткәрде.

Очрашу ахырында социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Резеда Бикташева 2016 елга эш планы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International