Кукмараның "Милосердие" үзәгендә шахмат һәм шашка буенча турнир оештырдылар

2015 елның 4 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шахмат һәм шашка буенча район ярышы үтте.

Ярышларда күрше районнарда яшәүчеләр дә катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Балалар һәм аларның әти-әниләре оештыручыларга һәм үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International