Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрне Кызыл китап белән таныштырдылар

2015 елның 4 декабре, җомга

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Татарстан Республикасының  Кызыл китабы белән таныштырдылар.

Балалар бу китапка юкка чыгып баручы хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр, балыклар һәм кошлар төрләре кергәне турында белде. Шулай ук педагоглар Кызыл китап кем тарафыннан төзелгәнен дә сөйләде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларны әйләнә-тирәне сакларга һәм кадерен белергә өйрәтә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International