Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кыш аенда туучыларны котладылар.
Приют карамагындагы балалар тәрбиячеләре Антонина Иванова һәм Әнисә Гайнуллина белән берлектә чын бәйрәм программасы әзерләгән иде.
Чара ахырында бүләкләр тапшырылды һәм чәй эчү оештырылды.