Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үз-үзенә кул салуга каршы профилактика кысаларында тренинг элементлары белән дәрес узды.
Белгечләр билгеләвенчә, әлеге дәресләр кешеләрдә шәхес буларак кыйммәтләрне аңларга ярдәм итә.
Тәрбиячеләр мондый ысуллар белән балаларда үз-үзләренә дөрес бәя бирү, хисләрен аңлата белү сыйфатларын үстерә.