Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы белгечләре татар-төрек лицеенда укучылар белән очрашты.
Биредә егетләр булачак һөнәрләренең тибын билгеләү буенча компьютерда тест узды. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләреннән хезмәт базарындагы торыш хакында белде.