Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә белгечләр гарденотерапия алымнарын куллана

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр гарденотерапия алымнарын куллана. 

Билгеләп үтик, гарденотерапия - ул профессиональ тернәкләндерүгә юнәлтелгән аерым юнәлеш. Биредә үсемлекләр үстерү ярдәмендә эш алып барыла. 

Үсемлекләр белән эшләгәндә аерым бер төр эмоциональ торыш барлыкка килә, үз чиратында ул социаль функцияләре саклап калырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International