Кичә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагы балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тематик дәрес үткәрде.
Иртәгә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
2 нче марттан алып 8 енә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 218 кеше.
Бүгенге көндә эшсез гражданнар саны республикада 18613 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 105 кешегә күбрәк. Бу атнада эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә.
Бүген Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Исәнме, яз!" дип исемләнгән танып белү дәресе узды.
2016 нчы елның 21-27 июль көннәрендә Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы узачак. Биредә "Милләтара мөнәсәбәтләрнең яшь белгечләре" дип исемләнгән махсус смена узачак.
Иртәгә Казанның Авиатөзелеш районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне истәлекле вакыйга – халыкны эш белән тәэмин итү буенча Закон кабул ителү һәм дәүләт хезмәте буларак нигез салынуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас тәбрик итәм.
Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында фикерләү, сөйләм, хәтерне үстерү максатында "Бәхетле очрак" интеллектуаль викторинасы оештырылды.
Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Аеклык ноктасы" проекты катнашучыларының чираттагы очрашуы узды.