Кичә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагы балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тематик дәрес үткәрде.
Әлеге чара "Без хәтерлибез!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Ул ААҖ РИТЭК социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган иде.
"Яшь буынга патриотик тәрбия бирү - мөһим бурычларның берсе. Чөнки балачак һәм яшьлек Ватанга мәхәббәт формалаштыру өчен иң яхшы вакыт", - дип билгеләде учреждение белгечләре.