Яр Чаллыда эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Иртәгә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. 

Чарада 9 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.

Ярминкәгә килүчеләр алар белән әңгәмә узып, тәкъдим ителгән вакансияләр буенча тулы мәгълүмәт алачак. 

Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 47 нчы йорт адресы буенча уза. Башлана 9.00. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International