Үткән атнада эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючы 218 кеше эшсез дип танылды

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

2 нче марттан алып 8 енә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 218 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: азлап һәм күпләп сату өлкәсендә – 81, төзелеш өлкәсендә – 24, транспорт һәм элемтә – 16, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 20, финанс эшчәнлек – 25, мәгариф – 23, күчемсез милек белән операцияләр – 39, сәламәтлек саклау – 11, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 12, авыл хуҗалыгы – 31, файдалы казылмалар чыгару – 9, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 8, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International